БИ’ЗНЕС и. ингл. Табыш алуга нигезләнгән эшчәнлек; үз акчаңны салып башлаган эре сәүдә. Кече бизнес сферасында 160 меңгә якын кеше эшли. М.Шәймиев. Бизнес дөньясында аның исеме бик тә билгеле, һәм хөрмәт катыш курку беләнрәк телгә алына иде. Х.Мөдәррисова. Аның гаиләсе тәмәке бизнесы белән шөгыльләнә. Асылъяр. Беләсезме, бизнесның мәгълүм бер стандартлары белән билгеле бер сату базары челтәре бар. Татарстан. Бизнес мәктәбе. Бизнес план. Бизнес проект. Бизнес үзәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә