БИЗМӘНЛӘ’Ү ф. 1) Әйберне бизмәнгә салып үлчәү

2) күч. Саранлану; вакчыллану, бар ягын исәпкә алып кына эш итү

3) күч. Бик уйлап, алдан чамалап эш итү. Димәк, хуҗабикә барысын да алдан ук үлчәп, бизмәнләп, әүвәл Зифаны үз йортына керткән, аннары, ярәшелгән кыз хәленә куеп, аны саклап яткан була түгелме соң? В.Имамов

Бизмәнләп кую Алдан ук бизмәнләү

Бизмәнләп тору Даими, һәр очракны бизмәнләү

Бизмәнләп чыгу Берәм-берәм һәрберсен бизмәнләү

Бизмәнли бару Һәрберсен, булган берсен бизмәнләү

Бизмәнли башлау Бизмәнләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә