БИЗМӘН и. 1) Бер башында чукмарлы авырлык, икенче башында үлчәнеләсе әйберне элү җайланмасы булган шкалалы күчәрле үлчәү яки ике ягында да тәлинкәләр булып, үлчәнәсе әйберне герләр салып тигезли торган көянтәле үлчәү, яисә кул белән күтәреп тотып үлчәнелә торган пружиналы үлчәү. Ирек, хөрлекне бизмәнгә салып үлчәп, күпме кирәк, шуның кадәр алып буламыни инде?! Ф.Сафин. Бизмәнгә, үлчәүгә сыймаган йөгенең авыры, җиңеле. К.Булатова. Ул авыл читенә олы бизмән ясаган да бер ягына үзе авырлыгында таш куйган, икенче як тәлинкәгә алтын-көмеш салырга кушкан. Г.Гыйльманов

2) күч. Кемнең яки нәрсәнең дә булса үзенчәлекле әһәмияте, кыйммәте турындагы фикер; бәя, хак. Кыерсытылган җаннар хөкемдарлар бизмәненең хаклык, дөреслек ягына авышуын, хакыйкать сакчысы – иманнарына тугры калуын тели. Н.Хәсәнов. Һәр чорның – үз зәвыгы, һәр кешенең – үз бизмәне. Кәеф ничек

◊ Бизмәнгә салып үлчәү 1) Һәр ягын тикшереп, уйлап, чамалап эш итү. Шулай да, сүз халык турында барганда, сак эш итәргә, һәр сүзне бизмәнгә салырга кирәктер. Татарстан яшьләре; 2) Саранлану, вакчыллану, бар ягын исәпкә алып кына эш итү. Бизмәне авыр тарта 1) Яхшылыгы, хезмәте күп тигән булу; 2) Төпле, акыллы кеше булу. Бизмәне билгеле булды Берәр кешенең акыл-белем чамасы тирән түгеллеге сөйләшүеннән мәгълүм булу. (Үз) бизмәненә салып үлчәү Үз карашларыннан чыгып, үзенчә фикер йөртеп, нәтиҗә ясау. Шәһәр дөньясын ул һаман әле, авыл бизмәненә салып, чагыштырып карарга ярата. М.Галиев. Бизмәнен үз ягына каеру Үз файдасына эшләү. Бизмәнен үз ягына каера... Н.Хәсәнов. Бизмәне тартмый Акыл ягы ким, белеме сай, эшне белеп җиткерми. Бизмәне тулмый к. бизмәне тартмый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә