БИЗЕНҮ ф. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса мөнәсәбәт үзгәрү, яратмый башлау, салкынаю, читләшү. Йа Ходаем, бизенсә дә бизенә икән күңел ир-ат затыннан... Ш.Бикчурин

2) Нәрсәдән дә булса тую. Анда ничаклы куркынычлар-фәләннәр сөйләнсә дә, бер дә бизенми иде. Г.Ибраһимов

Бизенә бару Торган саен ныграк бизенү

Бизенә башлау Бизенергә керешү

Бизенә төшү Беркадәр бизенү; тагын да бизенү

Бизенеп алу Берара, кыска вакыт эчендә бизенү

Бизенеп бетү Тәмам, бик нык бизенү

Бизенеп калу Нинди дә булса вакыттан, сәбәптән соң бизенү

Бизенеп китү Кинәт бизенү

Бизенеп кую Кинәт, аз гына вакытка бизенү

Бизенеп тору Берникадәр вакытка, әле, сөйләү моментында бизенгән булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә