БИЗДЕРҮ ф. Кемнең дә булса кызыксынуын бетерү, яратмаслык итү. Биздергән дә тел, сөйдергән дә тел. Мәкаль. Шәймәрдән абзыйны мәктәп бусагасыннан биздерү өчен әйтелгән бу сүзләр аның йөрәгенә ук кебек кадалды. К.Нәҗми. Мондагы хәлләр бер кереп чыккан арада да күңелемне биздерде. Н.Хәсәнов. Хәтердә уелып калган ачы мизгелләр исә яшәү ямен качыра, бу дөньядан биздерә... Ф.Фәтхелислам Биздерә бару Торган саен ныграк биздерү Биздерә башлау Биздерергә тотыну. Чит җирнең кичке шәфәгы, иртәнге таңы биздерә башлады. А.Хәлим Биздерә төшү Тагын да биздерү. Ничек булса да Каюмнан күңелен тагы биздерә төшеп, кибетләрне үз исемемә яздыра алсам, аннары минеке дә [тормыш хәлләре] рәтләнер иде. Г.Исхакый Биздереп бетерү Тәмам, бик нык биздерү. Хәтта ул җир, бүген, гомерен җиргә багышлаган авыл кешесенә дә кирәкми. Аны, атна саен реформа ясап, җирдән биздереп бетерделәр. Т.Миңнуллин Биздереп кую Кинәт биздерү; алдан ук биздерү. Артыграк көлеп, егетне эшеннән биздереп куя күрмәсеннәр тагын. М.Хәсәнов. Йә, сөйдереп куймас өчен, Биздереп куйган булсаң!.. Н.Измайлова Биздереп тору Гел, һәрвакыт биздерү. --- шушылай үзен белдеклегә санап йөрүеме, мактанчыклыгымы, танавыннан аңкып торган тәмсез исеме, иренен бөреп сөйләшүеме – нәрсәседер күңелне биздереп тора. С.Зыялы. Соң, нәрсәсе белән ул миңа ошамый, мине үзеннән этәреп, биздереп тора иде? Ә.Еники |