БИЗДЕРГЕЧ с. 1. Үзеннән этәрә, читләштерә торган. Бөкре, гомергә исерек, майланып каткан киемле, үзеннән-үзе биздергеч тышкы кыяфәте артында, актёр түбәнсетелгән һәм мәсхәрәләнгән кешеләрнең драматизм тулы тормышын күрергә ярдәм итә. И.Илялова. «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел» дигән гыйбарәне ишеткәнең бардыр, Сәрвәретдин, әллә нинди биздергеч сүзләр әйтәсең, сүгенәсең, мәдрәсә ямен җибәрү була бит бу... С.Поварисов

2. и. мәгъ. Нинди дә булса күнегелгән гадәттән аралау чарасы. Сөйдергеч ясату бар, диләр. Биздергеч тә була икән. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә