БИЗГӘК и. Талакның һәм бавырның зураюы белән характерлы, туңдырып калтырата торган йогышлы авыру. Ике авыл арасындагы шул бака ефәге белән капланып, күпчеп беткән бу күлдән бер елны бизгәк чире тарала. К.Нәҗми. Рәүф әткәсенең элекке бизгәк авыруы белән хәзерге «исле авыруы» арасында шундый охшашлыкны күргәч, бик шатланып китте. Г.Иделле. Ул елны кар сулары акканын тәрәзәдән генә карап яттым, чөнки бик озак вакыт бизгәк белән авырдым. М.Маликова ◊ Бизгәк булсаң, үтерми китмәссең Бәйләнчек, йөдәткеч кешегә карата әйтелә. Бизгәк булу Кешене йөдәтеп бетерү, аптырату. Син, Гыйззәт, булма бизгәк, Шулай да эшне тизләт, Мине яучы итеп җибәр, Мәми авыз булсаң, кызлар бизәр! Г.Бәширов. Бизгәк кызулыгы белән Бик тиз, ашыгыч рәвештә |