БИЗӘ’Ү ф. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса матурлык бирү, төрле бизәкләр төшереп матурлау, буяу, бизәкләп бетерү, бизәкле әйберләр белән матурлау. Көзгеләрне рәсемнәр белән бизәделәр. Ә.Хәбибуллин. Аны алтыннар, бриллиантлар белән бизәде, атласлар, ефәкләр эченә күмде. Г.Ибраһимов. Чыбылдыгың бизәген Ука белән бизәдең... К.Тинчурин. Сәлах Камиленнән, Газиз Гадиленнән сбруйлар, чуклы шөлдерле шлеялар, кыңгыраулар алып, атларны бизиләр. Сөембикә 2) Матурлау, ямьләү, сафлык бирү. Җирне һәм күкне яшенле яңгырлар, кабат-кабат юып, тагын үтә күренмәле зәңгәрлек белән бизәп китте. Ә.Баян 3) күч. Телне, сөйләмне әдәби экспрессив чаралар, купшы сүзләр белән баету. Кави, курыкмыйча, теманы сайлый яки, курыкмыйча, шуны киңәйтеп, оригиналь, матур тасвирлар белән бизәп яза, сөйләп бирә белә. Г.Нигъмәти. Укытучы, ялгышмасам, «белән», «шикелле»не җөмләсен бизәү өчен әйтте. Г.Гобәй 4) күч. Мәгънәлерәк итү, эчтәлеген баету. Дөрес, Шакир һәр язган хатын «сине бик күрәсе килә, яныңда буласы, кочасы, үбәсе килә» кебек сагыну хисләренә бизәп язса да, Әминә аларны, бары тик юату өчен, авыр көннәр кайгысыннан ярсыган йөрәкне басу өчен генә язылганнар, дип уйлады. Г.Минский 5) күч. Тормышта онытылмаслык вакыйгалар, бөек эшләр белән танылу. Ул әкиятнең соңгы битләрен син зур исем, мәңге онытылмаслык эшләр белән бизәп китмәдең... Һ.Такташ. Хезмәт бизи шулай матур итеп Тормышны һәм кеше язмышын. Г.Хуҗиев Бизәп алу Бераз, тиз генә бизәү Бизәп бетерү Күп итеп, бөтен яктан бизәү, бик нык бизәкләү; бизәү эшен төгәлләү. Тагы җепләр үткәрде, шулай өйнең бөтен ялангач стеналарын киҗеле сөлгеләр, чигүле намазлыклар белән бизәп бетерде. Г.Ибраһимов. Койманы үтеп керүгә, ак таштан ясалган, бизәп бетергән матур өйләр алдыңа килеп басалар. Ш.Әхмәдиев Бизәп җибәрү Бераз бизәү, бизәкләр дә кушу. Син миңа менә бу бүлмәдәге әйберләрне дә сат әле, мин алар белән кабинетымны бизәп җибәрер идем. Т.Гыйззәт. Авыл осталары аның өстен япкан, улаклар куеп, бизәп җибәргән. Ф.Гарипова Бизәп йөрү Әле, хәзерге вакытта бизәү белән шөгыльләнү. Мин салкыннан курыкмыйм, Мин кар-буран яратам. Бизәп йөрим бар дөньяны, Кар бөртеге таратам!.. К.Закирова Бизәп кую Алдан бизәү. Аны пионерлар, Казаннан укытучы апа килә, дигәч, шулай бизәп куйганнар. Г.Гобәй Бизәп тору 1) Даими, һәрвакыт бизәү. Заманында ул йорт бар урамны бизәп тора иде. Н.Хәсәнов. Зирәк акыл һәм үлемсезлек символы булган, оча торган елан Идел Болгарларының гербын бизәп торган. Р.Мостафин. Гаҗәеп үзенчәлекле көрән сары гамма – юлбашчының сурәттәге образы характеристикасына туры килгән, сабыр, җылы гамма да бизәп тора аны. Казан утлары 2) Әле, хәзерге вакытта бизәү. Өстендәге тонык зәңгәр кыска күлмәге гәүдәсенең матурлыгын, биленең нечкәлеген, аякларының тиешле төзлеген ассызыклап күрсәтеп, бизәп тора. Т.Галиуллин Бизәп үтү Тоташ бизәү, бер уңайдан барысын да бизәү. Яшел җәйгә алмашка Алтын көз килеп җитте. Пумаласын алды да Дөньяны бизәп үтте. Ә.Вәлиуллина Бизәп чыгу Бөтен җирне, бер җирне дә калдырмыйча бизәү; һәрберсен бер-бер артлы бизәү, башыннан ахырына кадәр бизәү. --- каен яфракларын авылга алып кайтып, тәрәзә капкачларына кыстырып, өйләрне бизәп чыга торган булганнар. Р.Ягъфәров Бизи бару Рәттән, бер-бер артлы бизәү Бизи башлау Бизәргә тотыну Бизи бирү Бизәвен дәвам итү Бизи килү Күптәннән, элек-электән дәвамлы бизәү. Бу сыйфатлы татарлар башкорт тормышын, аның яшәешен бизи килделәр. И.Таһиров Бизи төшү Тагы да бизәү; бераз бизәү |