БИЗӘНҮ’-ЯСАНУ җый. ф. Бит, ирен, кашларны буяп, өс киемнәрен тәртипкә китереп, матур бизәкләр асып, үз-үзеңне бизәү, матурлау; купшылану. Бары тик наратлар, чыршылар, ак чыршылар гына үзләренең яшел ылысларын коймый, алар җәй көннәрендәгечә бизәнеп-ясанып утыралар, тик бераз карасулана гына төшкәннәр. Г.Әпсәләмов. Чыкмаган кая, бизәнде, ясанды да, Гөлмиләргә барам, дигән булып чыгып китеп, кояш баегач кына кайтты. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә