БИЗӘНҮ ф. 1) Бит, ирен, кашларны махсус буяулар белән тулыландырып, йөзне матурлау. Пәрдә ачылганда, Сәрвәр көзге алдында бизәнә. Т.Гыйззәт. Көзгегә килеп карый, бизәнә, күлмәк кесәсенә кулын тыгып, ирен помадасы ала. Г.Камал // Матур киемнәр киеп, бизәкләр тагып, төзәтенеп, үз-үзеңне матурлау, купшылану 2) күч. Матурлану, ямьләнү. Бизәнде тау, бизәнде кыр, гөлләр үсте. Дәрдемәнд. Җир йөзе тәмам бизәнгән Чәчкәләр, гөлләр белән. Төрле агачлар, елгалар һәм Чишмәләр, күлләр белән. М.Гафури. Без аның белән – һәртөрле шәһәрнең чәчәкләр белән бизәнгән әгъла бакчасы эчендә. Г.Ибраһимов Бизәнә бару Торган саен ныграк бизәнү Бизәнә башлау. Бизәнергә тотыну. Менә ул көзге каршына килеп утырды да бизәнә башлады. Н.Хәсәнов Бизәнә бирү Бизәнүне дәвам итү. – Кайтып җитеп бик яхшы иттең әле, – диде ул, һаман да көзге каршында бизәнә биреп. М.Хәсәнов Бизәнә төшү Бераз бизәнү Бизәнеп алу Тиз-тиз генә бизәнү. Хәзер үк китәбез, тукта, бераз бизәнеп алыйм да. Г.Гомәр. Табынга куярлык аш-су рәтләгәч, бизәнеп тә алам. К.Тимбикова Бизәнеп бетү (бетерү) Ахыргача бизәнү. Бер шәһәр бәйрәмгә бизәнер, Бер кыз бизәнеп бетә алмас. Н.Исәнбәт Бизәнеп җибәрү Бераз бизәнү. Әгәр дә бизәнеп җибәрсә, җитмеш яшьлек карчык та унҗиде яшьлек кыз кебек була. М.Сәлим Бизәнеп кую Алдан ук бизәнү. Кичләрен бизәнеп куй да иреңне елмаеп- көлеп каршы ал. М.Маликова Бизәнеп йөрү Һәрвакыт бизәнгән булу. Бу байлыклар шәһәргә, аның киенеп, бизәнеп йөргән халыкларына китә икән. Г.Нигъмәти Бизәнеп тору Һәрвакыт бизәнү; әледән-әле, еш бизәнү. Гел бизәнеп торсын иде, Каршыма басып, көлеп. Нидер пышылдасын иде, Бөтенләй якын килеп. Х.Бәдигый Бизәнеп утыру Әле, хәзерге вакытта, күз алдында бизәнү. Ниһаять, Габдулла Кырлайдагы Фазылның Сабан туенда Галимҗанны җиргә күтәреп салганда каян көч алганын, Гөләнвәрнең Фазылга хат яздырганда ни өчен яңа күлмәкләрен киенеп, бизәнеп утыруының мәгънәсенә төшенде. Ә.Фәйзи |