БИЗӘКЧЕ и. 1) Бизәк төшерүче, бизәк ясаучы. 1966 елда бу училищены тәмамлагач, мәктәптә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли, төрле оешмаларда бизәкче – художник хезмәтләрен башкара. Казан утлары 2) Агачка, сөяккә һ.б. материалга кисеп, чокып яки сырлап бизәк ясаучы, оста; нәкышче. Көннәрнең берендә, әлеге Багдад шәһәренең патша кызы да, менә шундый урамда, шундый йортта чит илдән килгән бизәкче бар икән, дигән хәбәрне ишетә. Әкият |