БИЗӘКЛЕ с. 1) Бизәкләр ( 1 мәгъ.) төшерелгән, бизәк ясалган, бизәге булган. Киҗеле ашъяулык җәйгән өстәлдә, бизәкле поднос өстендә самавыр шаулый. Г.Әпсәләмов. Наҗия кыска жакетын киеп, матур бизәкле ефәк косынкасын бәйләгән чакта, Майпәрвәз ханым аңа сокланып карап тора. Ә.Еники

2) Табигый бизәкләрдән торган, ямьле, күрекле. Тыныч иртәгә, ил-төякнең кабатланмас бизәкле манзарасына адарынып, шактый торды ул. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә