БИЗӘКЛӘ’Ү ф. 1) Бизәк төшерү, бизәк ясау, бизәкле итү. Тәрәзә капкачлары, өй кыеклары күпләрне сокландырырлык итеп бизәкләп, агачны киртләп эшләнгән. Я.Зәнкиев. 1333 елда Гранада тәхетенә менгән Йосыф Әбел Хаҗи гасырлык төзелешне – Әлһәмра кальгасын төзетеп, бизәкләп бетертә. М.Галиев 2) Төрле-төрле бизәкләр белән чуарлау, матурлау. Ирек мәйданына, бик матур итеп бизәкләп, ёлка ясаганнар. А.Шамов 3) күч. Бизәксыман сырлар барлыкка китерү, бизәкне хәтерләтә торган эзләр ясау. Кырык җиде имза һәм бер тамга бизәкләде бу хатны. Г.Гобәй. Төн уздырыр өчен, чуртаннан куркып, сайга чыккан ташбашлар төркеме, Идел читен вак кына дулкыннар белән бизәкләп, тирәнгәрәк китте. М.Әмир 4) күч. Телне, сөйләмне экспрессив чаралар ярдәмендә баету; купшы сүзләр кушып матурлау Бизәкләп алу Бераз бизәкләү Бизәкләп ату Тиз, ашык-пошык бизәкләү Бизәкләп бару Беррәттән бизәкләү, рәттән бизәкләр дә өстәү. --- Коръәннән аятьләр, бәетләр һәм шигъри юллар белән бизәкләп бара. С.Алишев Бизәкләп бетерү Тәмам, тоташ, күп итеп бизәкләү Бизәкләп җибәрү Бераз, берникадәр бизәкләү. Монысы – бераз бизәкләп кенә җибәрүдер, чөнки егетләр, кызлар янына йөгереп барсалар да, кайтканда, адымнарын санап атлыйлар. М.Хуҗин Бизәкләп карау Бизәкләргә омтылу Бизәкләп кую Алдан ук, бик яхшылап, тәфсилләп бизәкләү. Ике тәрәзә арасында кызыл материя өстенә чын урак белән чын чүкеч беркетелеп, чын ашлык башаклары белән бизәкләп куелган. М.Фәйзи Бизәкләп тору Әле, хәзерге вакытта бизәкләү; әледән-әле, еш бизәкләү Бизәкләп чыгу Башыннан ахырына кадәр, тоташ, бөтенесен дә бизәкләү Бизәкли бару Бер-бер артлы бизәкләү Бизәкли башлау Бизәкләргә тотыну Бизәкли төшү Беркадәр, бераз бизәкләү |