БИЗӘКЛӘ’П-СЫРЛАП рәв. 1) Бик күп бизәкләр ясап, чуарлап. Бишек-бишек, Үргәннәр ничек? Бизәкләп-сырлап, Төпләп һәм кырлап. В.Хәйруллина. Ул арада бизәкләп-сырлап эшләнгән җилкапка ачылып китте. Ф.Сафин 2) күч. Сөйләмне экспрессив чараларга баетып, купшы сүзләр кушып, артык күп төрле чагыштырулар, эпитетлар белән чуарлап. Бизәкләп-сырлап тормады. Ф.Хөсни |