БИЗӘК и. 1) Карандаш, каләм, күмер, буяу һ.б.ш. белән ясалган рәсем. Җитен чәчәге төсле вак-вак кына бизәкләр төшкән. Ф.Хөсни. Бик пөхтә итеп, аллы-гөлле бизәкләр белән чиккән булыр идем мин ул кулъяулыкны. М.Маликова. Мәчет диварларын бизәгән сырлар, бизәкләр, нишләптер, бик таныш сыман тоела. Илһамият 2) Рәсемне хәтерләткән табигый күренешләр. Күктә, зәңгәр ефәк өстендәге серле ак бизәкләр булып, болытчыклар сирпелеп торалар иде. Ә.Фәйзи. Көтелмәгәндә карлы-буранлы чана килеп кергәч, ул да бераз гаҗәпсенде, ат чанасы түгелме, дип, төрле бизәкләр белән бозланып туңган тәрәзәнең бер читеннән йортка күз ташлады. Г.Ибраһимов 3) Кемне яки нәрсәне дә булса бизәү өчен кулланыла торган затлы, матур әйбер, бизәнү әйберләре. Кызның колакларына, түшләренә миннән алтын бизәкләр вәгъдә ит. М.Фәйзи 4) күч. Нәрсәне дә булса белдерә торган, сиздерә торган, бизи торган төсмерләр, хәрәкәтләр. Аның кунак кешегә хас тыйнаклык белән ихтирам сизелеп торган йөзендә һәм авыз кырыйларында хәзер дә шаянлык бизәге бар кебек иде. Г.Бәширов 5) күч. Нәрсәнең дә булса күрке, яме, мактанычы. Укый-яза белү – шул тормышның Гәүһәр төсле матур бизәге. М.Гафури. Бу тирәләрнең бизәге генә булмыйча, куанычы да, юанычы да булган Кенәле елгасының башы балта тимәгән куе нарат урманнарыннан башлана, дип сөйлиләр. М.Хәсәнов. Кыш авылга үз бизәген, үз ямен алып килде. Г.Гобәй |