БИЗ и. анат. Организм эшчәнлеген тәэмин итәр өчен, гормоннар яки башка кирәкле матдәләр бүлеп чыгара торган әгъза. 1933 елның җәендә Г.Камал, Казаннан Түбән Услондагы үзенең дачасына кайтканда, эчәк бизләрендә булган авыру пристубы аркасында, гомерлеккә безнең арадан югалды. М.Гали. Бу төр кырмыскаларның «тегү машиналары» булып, пәрәвез бизләре көчле булган курчаклары хезмәт итә. Кызыклар дөньясында. Койрыгы үсеп чыккан төшендә хикмәтле бизе бар. Кызыклар дөньясында ◊ Биз-биз авырту Төрле урында күчеп-күчеп авырту. Аягым менә биз-биз авырта, менә шушы теземнән төшеп китә дә, балтырыма җитеп, яңадан, чәнчешеп, ботыма менә. Г.Газиз |