БИЕШҮ ф. 1) Бер-бер артлы бию яки берьюлы берничә кеше бию. Бүтәннәр дә аңа ияреп биешкән булалар. Г.Коләхмәтов. Җәүдәтнең энесе бик каты кычкырды, әнисе, аны кочаклаган килеш, ничектер, котырып биешкән бик күп аяклар арасына барып төште. Г.Бәширов. Әйдәгез, суны болгатып бетергәнче биешәбез. Н.Хәсәнов 2) күч. Берәр кеше тирәсендә тыз-быз килеп чабышып йөрү Биешә башлау Биешергә тотыну. Җиһангир керфекләрен йомды исә, күз алдында янә аллы-гөлле тәңкәләр биешә башлый. Н.Хәсәнов Биешә бирү Биешүен дәвам итү Биешеп алу Бераз биешү. --- яңа халаты җайсызрак булды, бөгелгәндә, иелгәндә, гел шуышып төшә, шул мәлдә, җитешеп тулган күкрәкләре ачылып, биешеп алалар. Т.Галиуллин Биешеп йөрү Озак вакыт биешү. Уйнап туктагач та әле авазлар, сүнәргә теләмичә, стеналар арасында биешеп йөрделәр. М.Галиев Биешеп калу Биешергә өлгерү. Берзаман күлдәвектә кара куыклар гына биешеп калды! Г.Андерсен. Каршыңда саннар баганасы, ук һәм түгәрәкләр тезмәсе әлҗе-мөлҗе биешеп кала иде. Р.Низами Биешеп кую Кинәттән, биегән сыман итеп, берничә хәрәкәт ясау. Мөдирнең мыеклары биешеп куйды. Д.Бүләков Биешеп тору 1) Бертуктаусыз биешү. Бу җыен вакытында урман-сазлыклардан миллионлаган черки көтүе күтәрелә, һәм алар бәйрәм итүчеләр өстендә җанлы кара болыт булып биешеп торалар. Р.Сибат 2) Әле, хәзерге вакытта биешү. Без дә, салкын тын урамда бераз биешеп тордык та, әкренләп, өйләребезгә таралыштык. Ә.Еники Биешеп яту Әле, хәзерге вакытта биешү. [Клубларында] Аяк басар урын да юк – дыңгычлап тутырганнар, диярсең. Шулай булса да, ничектер, җаен табып, биешеп яткан була үзләре. В.Нуруллин |