БИЕТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. бию. – Бүген клубта кызларны әйбәт биеттең, – диде. Н.Хәсәнов. Тәнәфесләрдә аларны көләч йөзле Нурҗиһан апа «Барыня» көенә такмаклап биетә. М.Маликова. Аны биетә алмый калдылар. Г.Гобәй

2) Иңбашны, аяк-кулларны төрлечә җитез хәрәкәтләндереп, биегән сыман сикертү, уйнату. Озын мыеклы, киң иякле берсе, иңбашларын биетеп чабып килгән уңайга, атын кырт туктатты. И.Гази

3) күч. Кем дә булса, икенче башка берәүне үз ихтыярына буйсындырып, аны бары үзенчә генә эшләргә мәҗбүр итү. Урак өстендә, анысы, күз күрер әле, кем кемне биетер бит! Г.Бәширов. Мин сезнең киявегез Хәлил кебекләрнең унавын бер бармакта биетәмен, беләсезме? М.Фәйзи

4) күч. Эшне җитез, җиңел һәм булдыклы итеп башкару. Без барыбыз – бетон күкрәкләрдә Эш биетеп үскән егетләр. М.Җәлил

5) күч. Кемне дә булса берәр ярамаган эше өчен бик каты шелтәләү, сүгү, ачулану. Бу мактанчык малайның үзен дә бик һәйбәтләп кенә биет әле. Д.Аппакова

6) күч. гади с. Астан гына сатып җибәрү. Теге брушкаларны ике йөз тәңкәгә биеттем. Г.Камал

◊ Биетеп карау 1) Куллану мөмкинлекләрен сынау, кулланылышын күзәтү. Менә мин ата-бабаларыбыздан мирас булып килгән тел хәзинәсеннән фәкать бер сүзне мисалга алып, учымда биетеп карадым. М.Галиев; 2) Үзенең ихтыярына биергә мәҗбүр итү. И биетеп тә карый тормыш бабай! Р.Әхмәтҗанов

Биетә башлау. Биетергә тотыну. Хуҗа конторщикларны үзе теләгәнчә биетә башлады. Ш.Мөхәммәдев

Биетә бирү Биетүен дәвам итү

Биетә төшү Тагын да бераз биетү

Биетеп алу Тиз, кыска гына вакыт эчендә бераз биетү. Башлык, нидер уйлана-уйлана, үзенең ялтыр эш өстәлендә бармакларын биетеп алды. Р.Низами

Биетеп бетерү Барысын да биетү; ахырга кадәр биетү

Биетеп җибәрү Кинәт биетә башлау

Биетеп йөрү Һәммәсен һәм һәрвакыт биетү. --- кыңгыраулы саратский түгел түгелен, шулай да шәп – ярым аккордеон. Шуның белән олы гына кызларны җырлатып, биетеп йөргән булам. Ф.Яруллин

Биетеп калу 1) Биетергә өлгерү

2) күч. юклык форм. Чикләнү. Бу юлы Шәйдулла абыйны «утлы табада» гына биетеп калмадылар, «каты шелтә» сылап чыгардылар. Р.Батулла

Биетеп кую Ара-тирә биетү. Бер, тарткалап читен, Уйнаткалап-нитеп, Дерелдәтеп биетеп куйгалый. М.Җәлил. Газинур кара кашын биетеп куйды: – Туйга бик әзерләнер идем дә, Гарәфи абзый, каз өмәләре вакыты җитмәгән шул. Г.Әпсәләмов

Биетеп тору 1) Әле, хәзер биетү. Чәбәк-чәбәк әткәсе, Биетеп тора әнкәсе. К.Закирова

2) Һәрвакыт, гел биетү. Мин авылның идарә капка төбендәге, алгы аякларын биетеп торган райком айгырын күз алдына китерәм. М.Галиев. --- ике яшенә җиткән этләрен акыртып суеп торалар, тиресен иләп, бүрек тегеп, иллешәр сумга «биетеп» торалар. М.Мәһдиев

Биетеп яту Әле, хәзер биетү. --- мин яшьләрне дәртле көйгә биетеп ятканда, син килдең дә: «Берәр салмаграк көй уйнагыз әле», – дидең. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә