БИЕНҮ ф. сөйл. Аяклар белән биюгә охшаган хәрәкәтләр ясап йөрү, үзалдына сикергәләп тору

Биенеп алу Тиз генә биегән кебек хәрәкәтләр ясау

Биенеп кую Тик торган җиреннән, кинәт кенә, биегән кебек хәрәкәтләр ясау. Җамали аяк баскан җирендә, үзалдына селкенеп, биенеп куйды. Г.Ибраһимов

Биенеп тору Бертуктаусыз биегән кебек хәрәкәтләр ясау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә