БИЕКЛЕК и. 1. 1) Нәрсәнең дә булса нигезеннән алып югарыга кадәр булган арасы, озынлыгы. Менә чик баганасы – сажень ярымнар биеклегендә цемент багана. Г.Гобәй. Эйфель биеклеге турында тулырак картина алыр өчен, дөньяның башка берничә «биек» дип саналган нокталарын күрсәтергә, чамаларын әйтергә кирәк. Г.Гали. Нечкәрәк бер бүрәнәне, бергәләшеп күтәреп, җирдән ярты аршин биеклектә бауга эләләр. Г.Камал 2) Җир өстендәге нинди дә булса ноктаның океан өсте тигезлегеннән вертикаль сызык буенча югарылыгы. Ул диңгез өстеннән 290 метр биеклектә тора. Г.Әпсәләмов 3) Җирдән шактый югарыда булган аралык, киңлек. Самолёт, шәһәр өстендә бер-ике тапкыр әйләнде дә, биеклеккә омтылды. К.Фәсәхов, А.Сәлахетдинов. Юлның ике ягындагы өянкеләр, зөбәрҗәттәй яшькелт нурга коенып, төннең гаҗәеп яктылыгына, күк йөзенең биеклегенә һәм сафлыгына хәйран калып, тынып утыралар. Г.Бәширов. Кыр казлары артыннан Биеклеккә тартылам. И.Юзеев 4) Кашлак урын, калкулык, күтәренке, калку булып торган урын, кечкенә тау. Дистәләрчә хуторларны азат иткәннән соң, элмә, өрәңге һәм башка шундый яфраклы агачлар белән капланган шушы биеклектә туктадылар. А.Шамов. Шунда зур биеклек өчен Көрәшкәндә елга буенда, Җаным кебек якын күргән дустым Һәлак булды сугыш кырында. З.Мансур. Ә Сабировны исә шул биеклек өстендәге ялгыз каен төбенә күмеп куйдылар. А.Әхмәт 5) астр. Кояшның горизонттан күтәрелү югарылыгы . Кояш, офыктан аерылып, нарат биеклеге күтәрелгән вакытта, Кама өсте чуп-чуар иде инде. Татарстан яшьләре 6) мат. Фигураның түбәсеннән нигезенә төшерелгән перпендикуляр һәм шул перпендикулярның озынлыгы . Өчпочмакның берәр түбәсеннән ул түбәгә каршы яткан якка перпендикуляр төшерсәң, өчпочмакның биеклеге килеп чыга. Геометрия. Бер нигезнең теләсә кайсы ноктасыннан икенче нигез яссылыгына төшерелгән ОQ1 перпендикуляры призманың биеклеге дип атала. Геометрия 7) күч. Дан, шөһрәт; нәрсәнең дә булса югары дәрәҗәсе, нинди дә булса үсешкә җитү югарылыгы, нинди дә булса эшчәнлекнең, осталыкның югары ноктасы. Ил башын җиңүле яулар гына караш җитмәслек биеклеккә күтәрә. Р.Зәйдулла. Туган илем белән бергә мине Данлы биеклеккә мендерә. Ә.Ерикәй. Вокаль сәнгатьтә үз урыныңны эзләп тап, камиллек биеклегенә күтәрел – шул чагында сине танырлар. В.Шәрипов 2. биеклеге(ндәге) бәйл. функ. Бер әйбернең вертикаль озынлыгын икенче бер әйбер белән чагыштырганда кулланыла; кадәр(ле), озынлыгында(гы). Алдыбызда дүрт-биш метрлар чамасы биеклектәге кызыллы-каралы балчык өеме калкып чыкты. Р.Ишморат |