БИЕК с. Нәрсә дә булса икенче бер әйбергә карата югарырак, өстәрәк булган, озынлыгы гадәттәге чамадан, уртачадан узган. Биек тауга менгән чакта Таянам тезләремә. Уен җыры. Үз кулым белән ясаган биек өстәлгә җәеп салам кулъязманы, карандаш алып, үз вариантларымны теркәргә керешәм. К.Миңлебаев. Авылның агач күпере кырыенда, биек манарасында көмеш ай утырган, иске, әмма әле нык сакланган мәчет бар иде. Р.Сибат |