БИЕГӘЮ ф. Биеклеккә, өскә, югарыга таба күтәрелү, биеклеге арту, үсү. Төсе уңа төшкән күк көймәсе тагын да биегәйде һәм ачыкланды. Г.Бәширов Биегәеп бару Торган саен ныграк биегәю Биегәеп бетү Иң югары ноктасына кадәр җитеп биегәю Биегәеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң биегәю. Елга яры бер – сөзәкләнеп, бер биегәеп калды. Н.Хәсәнов Биегәеп килү Аз-азлап, акрынлап биегәю. Рәфис, көннән-көн үсеп, биегәеп килүче таш йортларны тамаша кылып, казылып ташланганнан соң өелеп калган балчык өемнәре өстеннән атлый-атлый, төзүчеләр янына китте. А.Вергазов Биегәеп китү Кинәт биегәю. Әле генә бик шыксыз булып тоелган дөнья – Галимә өчен бик күңелле, вак-вак йолдызлар белән чуарланган галәм күге яктырып, биегәеп киткәндәй тоелды. М.Шаһимәрдәнов. Таулар да куанычларыннан биегәеп китте. А.Гыйләҗев Биегәеп кую Бераз биегәю. Калдык кар астыннан килеп чыккан барча агач-куак, койма-читән, күкрәк тутырып сулыш алган сыман, бер карышка үсеп, биегәеп куя. В.Имамов Биегәеп тору 1) Һаман арту, вакыт үткән саен биеклеген арттыру 2) Әле, хәзерге вакытта биек булып күренү. Аннары, башын артка ташлап, янында биегәеп торган егетнең йөзенә бераз сокланып карап торды да: – Гел әниең төсле икәнсең, – дип өстәде. М.Маликова. --- биек каеннар һәм тирәкләр арасында, кызыл кирпечтән салынган борынгы чиркәү киңәеп, биегәеп тора. М.Маликова Биегәя бару к. биегәеп бару. Тегендә биек кибәннәр югала торса, монда алардан әллә ничә өлеш зур салам эскертләре, баскыч-баскыч булып, күккә таба үрмәлиләр, озынаялар, киңәяләр, биегәя баралар. Г.Ибраһимов. Ә менә яр буена, сай җиргә якынлашкан саен, бу дулкын биегәя бара... Кызыклар дөньясында Биегәя башлау Биегәергә тотыну. Тәбәнәк кенә үрләр дә биегәя башлады, юл кантарлары да эреләнеп китте. М.Юныс Биегәя төшү Тагы да бераз биегәю. Баштарак төтен генә бөркеп яткан учак әкренләп кыюлана, хәл җыя бара, аның ялкыннары да тора-тора зурая, озыная, биегәя төшә. М.Вәли-Барҗылы |