БИДОН и. фр. 1) Сыекчаларны йөртер яки саклар өчен кулланыла торган, ике яктан тоткычлы һәм капкачлы металл яисә пластмасса савыт; фляга. Гадәттә, сөт бидоннарына пломба салына. Р.Кәрами. Әрдәнәгә бидон белән су ташырга көйләнгән ике тәгәрмәчле арба сөялгән. Н.Хәсәнов. Буш бидоннар белән ерактан ук дөбер-шатыр килеп, заводка сөт илтергә киткән атлар да кайтып җиттеләр. Р.Төхфәтуллин

2) Шундый ук формадагы, көнкүрештә кулланыла торган кечерәк савыт. Рәмиләнең ак бидон төбе әле дә күренеп тора, ә Людмила исә бидонына бер генә бөртек тә җиләк төшермәде: ул, очраган берен, вагына тикле, авызына озата бара иде, талымсыз. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә