БИДГАТЬ и. гар. 1. 1) Шәригать законнарын бозучы, динне хөрмәт итмәүче, тәртипсез кеше. Менә шушы бидгатьләр, мәсәлән, харап иттеләр дөньяны. Ф.Әмирхан

2) Элеккесенә каршы килә торган яңа бер эш. Кулымнан килмәслек булса да: «Һәрбер төрле бидгатьләрне, яңа укытуларны бетерермен», – дидем. Г.Камал. Ягъни, бу – безнең дине исламга батмый, дине ислам бу эшне «бидгать» дип таный. Ә.Фәйзи. Игътибар белән укысаң, аларның, киресенчә, гел дөньяви рух белән сугарылган, хәтта кешеләрне гыйш-гашрәткә, уен-көлкегә чакыручы «бидгатьләрдән» торган булуын күрәсең. М.Госманов

2. с. мәгъ. Тыелган, ярамаган. Шулкадәр зур хәрам, бидгать эшне мөселман бәндәнең күңеле ничек йөкләсен? М.Гафури

3. хәб. функ. Тиеш түгел, ярамый. Ул эшегез – бидгать, бусы – дөрес түгел, тегесе – ярамый, дип, бичара бабай-әбиләрнең күз яшьләрен түктереп, бәддогаларын яудырырга тотыналар. Гөлстан газетасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә