БИГУДИ и. фр. Чәчне, бөдрәләтү өчен, тыгыз итеп урап куя торган, көпшә рәвешендәге әйбер. Иңенә озын йөнтәс халат кына элеп, чәчләрен бигуди кәтүкләренә чорный-чорный, йокы бүлмәсенә атлады. Х.Камалов. Бигуди болай ясала: 3–2,5 сантиметр калынлыгындагы мамык кисәген озынча итеп борып, өстенә марля чорнап тегәләр, ә марляның очларын, бәйләр өчен, 15 әр сантиметр текми калдыралар. Шундый 20 ләп бигуди ясарга кирәк. Йорт эшләре. Чәче озак вакытка бөдрәләтелгән хатын-кыз, чәчен эре бигудиләргә чорнап, үзенә теләсә кайсы причёсканы ясый ала. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә