БИГРӘК рәв. 1. 1) Артык, артык дәрәҗәдә, чамадан тыш, тагын да. Бигрәк тә үтә кызыл булып киттең, кордаш. Р.Ишморат. Җилбәзәкләп теккән зәңгәр бәрхет Зифа буйга бигрәк килешкән. Ш.Бабич

2) Иң мөһиме, барыннан да элек, иң элек; ул гына да түгел. Барыннан да бигрәк Урта Иделнең ХIII–XIV гасырдагы этносәяси тарихы өчен, алар бердәнбер җирле язма чыганаклар хезмәтен үтиләр. М.Әхмәтҗанов. Шушындый кызу эш өстендә, бигрәк тә фронтлардан берсеннән-берсе дәһшәтле хәбәрләр килеп торганда. Г.Бәширов. Бигрәк тә яшь кадрларыгызның үсүе күзгә ташлана. Р.Ишморат

2. кис. мәгъ. Сыйфат алдында килеп, артыклык дәрәҗәсен белдерә; иң, бик. Нәкъ-нәкъ әтисе тасвир иткәнчә... бигрәк матур, бигрәк ягымлы. Г.Гобәй. Җаббар агай, син бигрәк кыска тотасың. Г.Ибраһимов

3. кер. сүз функ. Нәрсә белән дә булса килешмәгәндә әйтелә. Килешмәгәнне инде, бигрәк. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә