БИГАЙБӘ кер. сүз гар.-фар. Гаепләштән булмасын, гаепләмә, гафу ит. – Сезгә рәхмәт егетләр, бигайбә! – дип, алыш-бирешкә нокта куйды. К.Миңлебаев. Бигайбә, менә саный башласаң, шулай бит ул, һич тә баштагы исәп барып чыкмый. Ф.Сафин. – Тик аерылган хатын белән яшәүче – мин түгел, бигайбә, – дип, төшендереп тә бирдем. К.Миңлебаев |