БИБЛИОГРА’ФИЯ и. гр. 1) Китапларның эчтәлеге һәм аерым билгеләре буенча системага салып, санап чыгарылган фәнни язма. Китап басу эше Казанда оешканнан алып, Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр чыккан китапларның тулы библиографиясен бирү бурычын куймый автор. З.Рәмиев

2) Билгеле бер авторның әсәрләре исемлеге һәм аның иҗаты турындагы тәнкыйть әсәрләренең библиографик күрсәтмәләре. [Әбрар ага Кәримуллин] --- язучы һәм шагыйрьләрдән М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Х.Туфан һәм башкаларның персоналияләрен төзи. Бу библиография чит ил белгечләре игътибарын да җәлеп итте. Т.Нәҗмиев

3) Аерым мәсьәләләр, темалар буенча төзелгән әдәбият исемлеге. Биредә төрле гыйльми цитаталар, өземтәләр китерелмәүгә --- укучыларым, шаять, гаҗәпләнмәсләр. Аерым санап күрсәтерлек библиография дә юк. Н.Исәнбәт

4) Басылып чыккан әсәрләрне өйрәнә торган фән. Җыентык тарих, әдәбият, китап белеме, китапханә эше һәм библиография өлкәсендә эшләүче киң даирә белгечләргә, шулай ук басма сүзебезнең үткәне белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә. М.Госманов

5) Журналның яки газетаның яңа чыккан китапларга рецензия язып бара торган бүлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә