БИ II и. Гарәп графикасына нигезләнгән татар әлифбасында икенче хәреф һәм язуда астына бер нокта куелган ب (ба̄) билгесе белән күрсәтелгән тамга. «Әлиф»тән «би»гә кадәр, йөгердем өйгә кадәр. Такмаза. Балалар «әсен ә, бигә сәкен би...» дип, ике юллык әбҗәтне һәм иман кәлимәләрен шактый йөгерек һәм шома иҗекли башладылар. Ә.Фәйзи

◊ Би астында бер нокта Бу сүздә икенче – яшерен мәгънә бар, дигәнне аңлата



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә