БЕТЧӘ и. Тәнгә чыккан эренле кабырчык; сыткы. Керү имтиханнары барган көннәрдә нинди генә алтын таулар вәгъдә итмиләр, институтка эшләячәк изгелекләре турында телләренә бетчә чыкканчы сөйлиләр. Т.Галиуллин. Рина, көзге алдына утырып, тагын бер мәртәбә иягендәге бетчәләрне күздән кичерде. Т.Әйди. [Мазь] Төрле эренле бетчәләрне яхшы дәвалый. Мәдәни җомга |