БЕТТЕ’-КИТТЕ кер. сүз Җөмлә ахырында килеп, нинди дә булса эшне җиңел генә башкарырга мөмкин икәнлекне белдерә; шуның белән эш тә бетте; бу турыда башка сөйләшеп тә торасы юк, вәссәлам, мәгънәсендә. – Хәл иттек инде, бетте-китте, – диде Карагаев, җитди итеп. Т.Әйди. Монда инде зур акыл кирәк түгел, тирләгән икәнсең, салкын су белән юынырга да бетте-китте, вәссәлам! Ф. Хөсни. Аннан янә пыж белән томалап куясың да, бетте-китте, вәссәлам. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә