БЕТОНЛА’У ф. Бетон салу; бетон кою, нәрсәне дә булса бетон коеп ныгыту. Төзүчеләр яңа гигантларның Бетонлыйлар нигез ташларын. Г.Хуҗиев. Плотинаның урта өлешенә гади балчык салынып, кырыйлары гына бетонланачак. К.Фәсәхов, А.Сәлахетдинов Бетонлап алу Тоташтан, бар яктан бетонлау Бетонлап бару Рәттән бетонлау Бетонлап бетерү Бетонлау эшен тулысынча тәмамлау. Ничек кенә булса да, язга кадәр су алгычны эшләп, төбен бетонлап бетерергә кирәк, ә язга ерак түгел. А.Алиш Бетонлап кую Бетонлаган хәлгә китерү . Теге сиксән метрдан соң, борауланган өлешне бетонлап куясыз, тозлы су үтеп кермәсен. К.Кәримов Бетонлап тору Һәрвакыт бетонлау Бетонлап чыгу Башыннан ахырына кадәр бетонлау |