БЕТОН и. лат. 1. Ком һәм вакланган ташны цемент белән катнаштырып, шул массаны коеп катырган төзү материалы. Аннары бетон сыйфатын бик нык тикшереп барырга, андагы өзеклекне бетерергә кирәк иде. А.Шамов. Завод корпусларын төзегәндә, әтинең көче-сәләте бик тә ярап куя: ул бетоннан фундамент сала, гаять авыр эштә була. К.Миңлебаев

2. с. мәгъ. Шул материалдан эшләнгән. Аның иптәшләре, тотынырлык бер генә нәрсә дә булмаганлыктан, шуып барып, йөз метр тирәнлегендәге бетон базга очтылар. Р.Мөхәммәдиев. Тигезлеген югалткан тоткын, бетон баскыч буйлап, бәрелә-сугыла, караңгы подвалның юеш идәненә тәгәрәде. З.Мәхмүди. Аның су ялап шомарткан бетон тәне, тия язып, яныбыздан узды. М.Юныс. «Магнитлы» суда әзерләнгән бетон измәсе тизрәк ката, ә бетонның ныклыгы шактый арта. Могҗизалар энциклопедиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә