БЕТМӘ’С-ТӨКӘНМӘС с. Һич бетми торган, иге-чиге юк, санап бетерерлек түгел. «Ак бабай китергән аш аеруча тәмле була, бетмәс-төкәнмәс җегәр бирә», – ди торганнар иде. Г.Гыйльманов. Инде ике елдан артык дәвам иткән, Татарстанның законнарын Россиянеке белән тәңгәлләштерү процессы, бетмәс-төкәнмәс прокурор протестлары, тамчы ташны телгәләгәндәй, суверенитетыбызны акрынлап юкка чыгаруга юнәлтелгән. И.Таһиров. Аңа яхшы хатын булуы кыен, чөнки вакытының 80 процентын мәктәптәге бетмәс-төкәнмәс эшкә сарыф итә. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә