БЕТМӘС с. 1) Һич бетми торган, озак вакытларга сузылган. [Тәкъвә Сәхәү:] Мондый изге таңда нинди бер бетмәс улау бу?! Гаеткә барыр вакыт җиткән, мөселманнар! М.Әмир. Тукал: «Ай балам, йөрәгеңә бетмәс ут төшкән икән», – дип кызганып куйды. Г.Ибраһимов 2) Бик күп, чамадан тыш күп. Туганыгыз кебек батырларга Һәйкәл булыр җиңгән токымнар. Онытмаслар һич тә һәм аларга Мәңге бетмәс рәхмәт укырлар. Ә.Исхак. [Шәриф] Биш тиененә он алса, ике тиен акча дәхи артып кала, менә бетмәс акча! М.Гафури 3) күч. Бик көчле, билгеле бер дәрәҗәгә җиткән, тирән, дәвамлы. Басып килгән кара дошманга Егет йөрәгендә чиксез ачудыр, Күкрәгендә – бетмәс ярсудыр. Ш.Маннур |