БЕТЛЕ с. 1) Бете булган, бетләгән, бет баскан. Без – бүдәнәләрне --- әллә нинди хәйлә тозаклары илә тотып, атналап, үзләренең кырык катлы бетле чапаннарының җиңнәре эчендә ач асрап --- үләр дәрәҗәгә җиткәч, чапан җиңеннән чыгарып, алдыбызга юри биш-алты бөртек арпа яки тары салып, ага-энеләребез илә канга батканчы сугыштырып --- кул чабып көлешеп торалар. Ш.Мөхәммәдев 2) күч. Мыскыллап әйтелә торган сүз. – Кит әле моннан, бетле кандала! – дип куя торган иде. Г.Гобәй. Бер бетле шахтёрга сасыган ит биргәннәр, имеш. Г.Сабитов ◊ Бетле йөрәк Гамьсез, дәртсез, ялкау кеше. Бетле күз мыск. Чепи күз, кысык күз |