БЕТЛӘ’Ү ф. Бет басу, бет үрчү. Бетләп, тиф таралды. Сугышка җибәрегез, дигәннәрне маңгайларына терәп аталар, парин. Р.Батулла Бетләп бетү Тәмам, бик нык бетләү. Яз килгәчтен, [Фриц] язган хатынына: – Белмим, кайтып булыр микән, – дип, – Бетләп беттем үзем, хәзер инде җәй килгәнен генә көтәм, – дип. Ә.Ерикәй. Чәче генә түгел, бишмәте дә бетләп беткән иде. Ярый әле үзендә беткә каршы шампунь булды, юкса югалып калган булыр иде. З.Мәхмүди Бетләп яту Озак вакытлардан бирле, күптәннән бетләгән булу. Минем Әнәс абыйның амбарында узган елгы ашлык бетләп ята. Р.Зарипов |