БЕ’ТКӘНЧЕ рәв. 1) Соңгы чиккә җиткәнче, үлгәнче. Әйдә, җаный, озат бәни уйсу җиргә җиткәнче; «Яшен» сугар, татарларда сугарлык җир беткәнче. Г.Тукай. Минем бу сөйләгән сүзләремне син тагы кодагыйларга барып әйтә күрмә, алар – усаллыкны беткәнче белә торган явыз, начар кешеләр. Г.Камал 2) күч. Бөтен барлыгың, бөтен җаның-тәнең белән. Беткәнче үзенеке генә булган яшь хатынның кайнар дәрте аны тарта кебек. Ә.Еники. Укытучылык начар эш буламы соң? Тик аны яратып, җаның-тәнең белән бирелеп эшләргә генә кирәк. Беткәнче бирелергә кирәк ул эшкә. М.Әмир |