БЕТЕШҮ ф. сөйл. к. бетәшү ( 3 мәгъ.) [Әниең] Бик бетешкән иде, улым, күзләре дә начар күрә иде... Нургалидән хәбәр килү белән, бөтенләй үзгәреп китте. Т.Гыйззәт

Бетешә бару Аз-азлап, акрынлап бетешү

Бетешә башлау Бетешергә тотыну

Бетешеп йөрү Һаман да, соңгы вакытта бетешү

Бетешеп калу Нинди дә булса сәбәптән, вакыйгадан соң кинәт бетешү. Чиста итеп кырынган, өстендә – бераз кыршылган көзге пальто, аягында – күн итекләр. Ул ничектер кечерәеп, бетешеп калган шикелле...Т.Мөбарәков

Бетешеп килү Акрынлап, күзгә күренеп бетешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә