БЕТЕРҮ ф. 1. 1) Тәмамлау, төгәлләү, очлау, тәмам итү; эшне, хәлне ахырга кадәр китереп җиткереп туктату, йомгаклау. Үз хикәясеннән үзе куркып, теге Гыймадиларны, Низамиларны, трактор Шәяхмәтләрне, Фәхриләрне, Шәңгәрәйләрне сөйләде дә: – Бу ничек булды икән! Әйтәм бит, ике тамчы су кебек охшыйлар, – дип бетерде. Г.Ибраһимов. Рәүфә сүзен әйтеп бетерә алмады, тамагына күз яшьләре тыгылды. А.Шамов 2) Кайда да булса укуны төгәлләү. Әткәләренең сөйләвенә караганда, ул «биш сыйныф» мәктәпне бетергән. Ш.Камал. Ул соңгы елларда, очучылар мәктәбен бетереп, очучы булып хезмәт итә. М.Җәлил. Чехов, гимназияне бетереп, 1879 нчы елда, Мәскәүгә барып, университетка керә. Г.Нигъмәти. [Газиз:] Безгә ишмени? Университет бетергән кыз ул. А.Әхмәт 3) Юкка чыгару, китәрү, юк итү. Фашизмны бетерергә булышыйк, иптәшләр, Булышыйк, иптәшләр! Г.Гобәй. Мондый лосьон тирене чистарта, төрле ялкынсынуларны да бетерә. Мәдәни җомга 4) Кыскарту, ябу, яшәүдән, эшләүдән туктату. Корткычлар заводны бетерү юлында беркадәр эшләп тә өлгерәләр. Мәсәлән: күкерт ачысы эшли торган ике камераның берсен бетереп, аның урынына өч өлеш ким продукция чыгара торган контакт цехы төзиләр. Ш.Камал. Район лабораторияләре үзләрен акламаулары сәбәпле бетерелгәннәр. Чаян 5) Акча, азык-төлек, материал һ.б.ш. ларны тоту, сарыф итү 6) Эшләп өлгертү, торгызу, салу. Ире сугышларда йөргәндә дә, илдән урын сорап алды да, агай-эненең, күрше-күләннең булышлыгы белән, менә шул хәзерге өйне бетереп керә алды. Г.Ибраһимов. Алган бурабыз тора, түбә калае, түшәмлек-сайгаклык – барысы да әзер, өй бетерәсебез бар. Ф.Хөсни 7) сөйл. Өлгереш буенча түбән билгедән соң югары билге алу; төзәтү. Гомеремдә беренче тапкыр алган икелене бетерәсе. Р.Төхфәтуллин 8) күч. сөйл. Үтерү; тар-мар итү; юк итү, җиңү. Биш волостьтагы крестьяннар күтәрелешеннән файдаланып, кулакларны кырып бетерергә кирәк. А.Гыйләҗев. Элекке нужа эзләрен Бетерергә тотынган. Н.Исәнбәт. «Тотып маташма, җибәр, юкса, сине дә бетерәм, фәлән-төгән», – дип, миңа һөҗүм башлады. Ш.Камал. [Тимеркәй:] Кәҗә Якуп белән Карун Вәлине үз кулым белән бетерермен, дигән идем. Г.Ибраһимов 9) күч. сөйл. Нәрсәгә дә булса кайгырып, сагышланып, үз-үзеңне авыруга сабыштыру; үз-үзеңне битәрләү. Кешене эш бетерми, кайгы бетерә. Мәкаль. Сабыр ит, --- елап, үз-үзеңне бетермә, юкка гына үз-үзеңне бетерәсең. М.Гафури. Нәфесле кешеләр үз-үзләрен бетерәләр. Юлдаш 2. бетереп рәв. мәгъ. күч. сөйл. к. бер итеп. Нишләп кыр бетереп йөгереп йөрисең, кызый? Р.Гарипов 3. ярд. ф. мәгъ. 1) Нәтиҗәле эш-хәрәкәтне, эш-хәрәкәтнең тулысынча тәмамлануын белдерә. Кыз, сөйли-сөйли, төймәне тагып бетерде. А.Шамов. Чәчүебезне вакытында башкардык, менә әле бәрәңгене дә утыртып бетерәбез инде. Г.Бәширов. Һәм бу да – инде ерак хыял түгел, сез үсеп буйга җиткәндә, аны төзеп тә бетерербез. Г.Гобәй. Йорт-җирне төзеп бетердегезме? Ф.Бурнаш 2) Эш-хәрәкәтнең соң дәрәҗәгә җитүен белдерә. Сәкедән чынаякларны җыеп алгач, Фәтхия карчык тагы, әллә нинди сөлгеләр, ашъяулыклар турында сүз кузгатып, баш әйләндереп бетерде. Г.Ибраһимов. Кайчан кертәсең, Вильдан абый, дип, җөдәтеп бетерделәр. Ф.Бурнаш. Без, колхозчылар, колхоз милкен әрәм-шәрәм итеп, туздырып бетерсәк, җиңә алмаган булыр идек бит ул бәдбәхет дошманны. А.Шамов. Кырык хатын, җыелып, бөтен өйләрдәге утларны сүндереп бетергәннәр. А.Гыйләҗев 3) Эш-хәрәкәтнең күп предметларга таралуын белдерә. Ул кадәр җимешне кая куеп бетерәбез? И.Гази. [Галимҗан:] Ай-яй, Кәрим абзый, үзең әйткәндәй, бу кошларны каян җыеп бетердең? Т.Гыйззәт. «Йогышлы», «йогышсыз», «вакытлы», «вакытсыз» дигән төрле категорияләргә бүлгәләп бетерәләр. Ш.Камал. Менә инде тәмам бер ел булды, үзенең алган жалуниясеннән бер тиенен дә китергәне юк, һәммәсен үз юлына тотып бетерә. Г.Камал ◊ Бетереп эзләү Бер җирне дә калдырмыйча, актарып эзләү. Су ташучы булып эшләргә, авыл бетереп, кеше эзләргә туры килә. Р.Төхфәтуллин. --- дала бетереп, Күчем ханны эзләү башланды... Ф.Бәйрәмова Бетереп алу Тиз генә бетерү. [Бәдри:] Аннары бу мунчасын да тиз генә бетереп алырга кирәк... Идәнгә үзебезнең такталар да ярар... М.Фәйзи Бетереп ату 1) Тиз-тиз, аннан-моннан эшләп бетерү 2) к. бетереп ташлау ( 3 мәгъ.). Кемнәрнедер тиргибез, Күз ачарга бирмибез һәм Бетереп атабыз. Р.Миңнуллин Бетереп бару Рәттән, тоташ бетерү. Мондый тәртипле конторларда һәркем, үзенә тәгаен кыйлынган эшкә вакытында килеп, эшләп бетереп барадыр. Ш. Мөхәммәдев Бетереп йөрү Берәр эшне төгәлләп килү Бетереп килү Берәр эшне тәмамларга якынлашу. Уңда, Кырынды тавы өстендә, тракторлар борчак җирен сөреп бетереп киләләр. А.Гыйләҗев. Зәй чокырдагы чәен эчеп бетереп килә иде. Х.Камалов Бетереп кую Алдан ук бетерү, бетереп әзер итү. Бәхет басып, эш җайга тәгәрәсә, бәлки, кич белән яисә төнлә белән, без аның эшен дә бетереп куярбыз... И.Гази Бетереп ташлау 1) Тиз арада бетерү 2) күч. Тулысынча юкка чыгару. Фаяз тиешлесен йөз процентка үти килде. Әмма язмыш – үги ана – тез астына сукты, барысын бетереп ташлады. Х.Камалов 3) күч. Кешене артык каты битәрләү, хурлау, юкка чыгару. Әмма шул мәлне күкрәгенә Герой йолдызы таккан, ничектер крестьян чырайлы, таза, базык гәүдәле лейтенант сүз сорады. Бетереп ташлый икән, дип, Мостафинның йөрәге дөп-дөп типте. Х.Камалов Бетереп тору 1) Әле, күз алдында бетерү, төгәлләүгә якынлашу 2) Бертуктаусыз бетерү. Моның җылысын, брезент палаталардагы шикелле, җил алып бетереп тормый иде. Х.Камалов Бетереп чыгу 1) Эшне төгәлләп бетерү; тәмамлау. Дүрт ел элек кенә техникумны отличнога бетереп чыктың. Р.Ишморат 2) Һәрберсен бер-бер артлы бетерү Бетереп яту Эшнең ахырына якынлашу. Шулай итеп, соңгы шөрепне генә кысып бетереп ята идем, минсиңайтим, кемнеңдер төбәлеп карап торуын күреп сикереп куйдым. Р.Сәгъди |