БЕТЕРЕШҮ ф. 1) к. бетеренү. Гариф бу елларда бетереште инде ул, былтыр да, Мортаза белән ярыша алмагач, мәйданга җитәр алдыннан юри егылып калган булды. М.Гали

2) мат. Вакланмада яки тигезләмәдә билгеле бер саннарның кыскаруы

Бетерешә бару 1) Вакыт үткән саен ныграк бетерешү

2) Бер-бер артлы бетерешү

Бетерешә төшү Бераз бетерешү; тагын да бетерешү

Бетерешеп бару к. бетерешә бару

Бетерешеп калу Ниндидер хәлдән, сәбәптән соң бик нык бетерешү

Бетерешеп китү Кинәт бетерешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә