БЕТЕРЕНҮ ф. 1) Картаюдан, я булмаса авырудан хәлсезләнү, какшау; зәгыйфьләнү, өшәнү. Берәрегез кергәндә-чыкканда аның йөзен күрә алмадымы? Күргән булса, ул кеше минем ябыгуларның, минем бетеренүләрнең төп сәбәбен берьюлы аңлар. Г.Ибраһимов 2) Борчылу, кайгыру, хәсрәтләнүдән өзгәләнү. Икесе дә, шул бала хәсрәте белән булса кирәк, бик бетеренделәр. Ә.Фәйзи. Минем өчен бетеренмә. Көтегез... Н.Хәсәнов. Ник бетеренәсең әле син болай? Мәдәни җомга Бетеренә бару Торган саен ныграк бетеренү Бетеренә башлау Бетеренергә тотыну. Әмма, тора-бара, бу [яшь килен] көннән-көн сула, бетеренә башлаган. Р.Зарипов Бетеренә төшү Беркадәр, бераз бетеренү; тагын да бетеренү. Тәрәзәңдә ут яна, әле йокламагансың икән, Сөмбелем!.. Күрәм, тагын да бетеренә төшкәнсең. Н.Хәсәнов Бетеренеп йөрү Соңгы вакытта, хәзер нәрсә дә булса кайгыртып йөреп бетеренү. Кайчан канатланырын белми. Төшенкелектә, бетеренеп йөри. Ш.Галиев Бетеренеп калу Ниндидер бер сәбәптән, вакыттан соң бетеренү. Әле яңа гына очынып йөргән, бөтен җаны-тәне белән тантана иткән Фабарисов югалып, бетеренеп калды. Ф.Бәйрәмова Бетеренеп китү Берарада, кинәт бетеренү . Әллә бигрәк бетеренеп киткәнсең, әни? Н.Исәнбәт Бетеренеп утыру Әле, хәзерге вакытта өзгәләнеп тору. Болай җәфаланып, бетеренеп утырма. Сөйләш. Г.Гыйльман |