БЕТЕРГЕЧ с. сир. 1. 1) Хәлиткеч, җимергеч. Сугышка, иптәшләр, заводлар, калалар, кырлардан Килегез, ясыйбыз дошманга Җимергеч, бетергеч ударлар. Ә.Ерикәй

2) күч. Тетмәсен тетеп язган, нык тәнкыйтьләгән. Бетергеч рецензия

2. и. мәгъ. Язылган язуны ышкып бетерә торган резина кисәге, бозгыч. [Варис] Бит кырыйларына карандаш белән язылган искәрмә-күрсәтмәләрне бетергеч белән аннан-моннан чистарткалады да --- кире нәшриятка җибәрде. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә