БЕТЕРГЕСЕЗ с. сөйл. Артык күп, бик күп, исәбе юк, санап бетермәслек, чик-чамасыз (искиткеч күп санны белдергәндә кулланыла). Безнең өчен күргән михнәтләре, Санап бетергесез эшләре. М.Гафури. Иҗат эше – әйтеп бетергесез катлаулы бернәрсә инде ул. К.Миңлебаев. Без, беренче мәртәбә икәүдән-икәү генә калуыбыз белән, әйтеп бетергесез бәхетле идек. Ә.Еники. Шул юнәлештә Мәскәүдә бер-ике ел эшләп алсаң, Россия буенча бәяләп бетергесез белгеч буласың инде аннары. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә