БЕТЕМ и. 1) Әдәби әсәрнең соңгы – тәмамлану өлеше; драматик, ә кайвакыт хикәяләү характерындагы әсәрләрдә – эпилог, лирик шигырьләрдә – соңгы юл яки строфа; мәсәлдә – соңгы сүз, мәсәлнең мәгънәсе, мораль өлеше. Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерләре, бирергә уйлаган тойгылары вәзен, бетем, строфалар эчендә кысылып калмаска тиешле. Г.Нигъмәти 2) Текстны күчереп язучының күчермәгә язган аңлатмасы, «паспорты». Менә бу хәлләр барысы да татар каллиграфлары тарафыннан күчерелгән китапларда «колофон» дигән бетем язуының, ягъни күчермәгә аны эшләүче тарафыннан бирелә торган махсус «паспортның» сирәк булуына китерәләр. М.Госманов 3) иск. Кушымча. Ярдәмлек сүзләрне, хәбәрлек бетемнәре белән төрләнүләренә карап кына, фигыль дип уйларга тагын юл юк. Г.Алпаров. Йосыповның шигырьләрендә «чакырганда – салырга» төсле ятышсыз бетемнәр күп кенә. М.Җәлил |