БЕТӘШҮ ф. 1) Төзәлү; йомылу; яра, җәрәхәт, төзәлә башлаганда, җыерылып кибү. --- һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде. Г.Исхакый. Агачларда бетәшкән «җәрәхәт» эзләрен күргәнегез бардыр. Яшен һәм аннан саклану

2) Күзләр картаюдан нурсызланып, кечерәеп, күз кабагы җыерчыклар белән чуарланып калу. Габдулла яңа урында алты почмаклы зур өйнең ак бүлмәсендә түгел, зур-зур ләгәннәр, комганнар, сөлгеләр, иске туннар белән тулган кара ягында, күзләре бетәшкән бик карт бер әби белән бергә яшәде. Ә.Фәйзи

3) Картаю, арыкланып, бөрешеп бетү; ябыгып, хәлсезләнеп, кечерәеп калу. Шул чакта каршы капкада бик бетәшкән бер әби күренде. Г.Гобәй. Хәзерге шикелле көчсез, бетәшкән карт түгел идем. А.Шамов

4) Авырып яки ачлыктан бетеренү. Инде кияү буласы кеше Зиннәт шикелле бик бетәшеп кайтса, иртәсен-кичен җылы сөт эчерәсе булыр, дип әйтеп, узган яз мүкләк кенә булса да бер кәҗә дә алдылар. Г.Бәширов. Аннары бик бетәшкән бит, ни гомер татлы нәрсә күрмәгән, ә үзенекеләргә әледән-әле шикәр, конфет кереп торды. Г.Гобәй. Көзге караңгы кичләрнең берсендә, станциядән кайтучы күрше авыл олаучылары сыңар куллы, ябык, бетәшкән Нурулланы Бәнатлар өенә ташлап киттеләр. Казан утлары

5) күч. Тузу, искерү; бетү, юкка чыгу. [Өй] Бик бетәшкән шул, җылы тормый. Г.Гобәй

6) күч. Бик ваклап, җентекләп, тәфсилләп эшләү

7) күч. Саранлану, вакчыллану. – Биш тиеннән кыйбатрак булыр бит, әй. Бу мал болай да бик бәһа төште безгә, – дип, бетәшеп азаплана купец. Ф.Хөсни

◊ Бетәшкән нәрсә мыск. Бик саран, вакчыл. – Бигрәк бетәшкән нәрсә икән. – Юха елан. – Алай димә. – Дию. Т.Миңнуллин

Бетәшә бару Аз-азлап, акрынлап бетәшү. Хәер, бәлки, бу моңсулык-сагыш торгынлык елларының сәяси атмосферасыннан да, милли яшәешебезнең әкрен генә сүнә-сүрелә, бетәшә баруын аңлаудан да тугандыр. И.Вәлиуллин. Алар да көннән-көн йончый, бетәшә баралар. Т.Нәбиуллин

Бетәшә башлау Бетәшү билгеләре күренү. Ашын – ашаган, яшен – яшәгән Гаяз ага, җиде дистәне тутыргач, йончый, бетәшә башлый. Т.Галиуллин

Бетәшеп бетү Тәмам бетәшү. Габдулла бу бетәшеп бетә язган карчыкның җиләк кебек кыз чагы булуын күз алдына китереп бетерә алмады. Ә.Фәйзи. Куәтле ир Альберт бетәшеп беткән карттан үч алса, хаклы булса да, гадел булса да, үзен түбәнәйтер иде. Р.Батулла

Бетәшеп йөрү Һаман да, бик озак вакытлар дәвамында бетәшү; үтә вакчыллык күрсәтү. Син бетәшеп йөр киреңә, Мин, тотам да, үзем барып язылам Һәм аяк та басмыйм өеңә. Ш.Маннур. Халык куырылып, корышып, бетәшеп йөрде. Т.Нәҗмиев

Бетәшеп килү Акрынлап, аз-азлап, күзгә күренеп бетәшү. --- их, бу да бетәшеп килә икән инде, моның да картаюы җиткән икән, дип, елыйсыларым килә башлады. Г.Бәширов . Йөрәк яралары да бетәшеп килә. М.Әмирханов

Бетәшеп утыру Әле, хәзер, бик вакланып, нинди дә булса эш белән шөгыльләнү. – Ничек түземлегең җитә синең шундый вак-төяк эш белән бетәшеп утырырга?! – дип гаҗәпләнделәр ул чакта бүлмәдәш кызлары. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә