БЕТӘШТЕРҮ ф. 1) Аннан-моннан ямау, ялгау, төзәткәләү. Ә култык асты, терсәк кебек артыграк көч килә торган урыннарны Лукьян иске ямаулыклар белән бетәштереп өлгертә алмас булган. Ш.Камал

2) Күз нурын түгү, күзнең күрүен киметү. Кибеттән кергәч, бераз чыгып керә дә, ди, синең шикелле, күзен бетәштереп, әкият китаплары укып ятмый, ди. Г.Исхакый

Бетәштереп ату Тиз-тиз бетәштерү

Бетәштереп бетерү Бик күп һәм төрле урыннардан бетәштерү; тулысынча бетәштерү

Бетәштереп кую Бетәштергән хәлгә китерү; алдан бетәштерү

Бетәштереп чыгу Тишек-тошыкларның барысын да яки берничә киемне башыннан ахырына кадәр бер-бер артлы бетәштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә