БЕТ и. 1) Бөҗәкләр классыннан, кеше һәм хайван тәненә кадалып кан суыручы канатсыз кечкенә паразит бөҗәк. Монда инде туксан алты мең әсир, ачка шешенеп, тиф бетләренә таланып һәлак булган, диләр. Ш.Маннур. Бетнең авыз аппараты, тишеп, кан суыруга җайланган. Биология

2) Үсемлекләргә төшә торган корт, үлән корткыч; гөблә, телә. Камка – файдалы бөҗәкләрнең берсе. Алар күп санда үлән бетләрен юк итәләр. Личинкага, тулы үсеше өчен, меңгә якын үлән бетен ашарга кирәк ---. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

◊ Бет ачуын туннан алу, беткә ачу итеп, тунны утка ягу Ачуны гаепсез кешедән алу яки, юк-барга хәтер калып, зуррак эшләрне бозып ташлау. Әлбәттә, моның, мондый хәрәкәтләрнең дин өчен булмаганлыгы, Ильядорның --- беткә ачу итеп, тунны утка ягуыннан күренә. Г.Тукай. Миңа, мин юләр башка, Украинадан үпкәләп качмаска, беткә ачу итеп, тунны утка якмаска, ә немец илбасарлары белән исәп-хисапны өзәргә кирәк иде. А.Шамов. Бет(ен) ашаган Бик саран . Бете котыру гади с. Азу, узыну. Бетләре бик котырса, кибеттән кайткач, ишегалдына кар көрәргә чыгар. Ш.Мөхәммәдев. Бет кебек ябышу Аерыла алмау, каныгу. Бет симертү мыск. Берни эшләмичә, ашап кына яту. Бет чәйнәгән гади с. Бик вак сүзле, бәйләнчек, вакчыл кеше. Бет чәйнәгән журналистның Ав(ы)зын яптырыр идем... Р.Рахмани



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә