БЕСКОЗЫ’РКА и. рус Кырыена уратылган кара тасмасының очлары артка асылынып торган, козырёксыз баш киеме. Сафлар дулкынланды, бескозыркаларның ленталары җилдә җилфердәп, сафлар буенча ефәк дулкыннар хасил итте. Ф.Шәфигуллин. Ә бит ул бескозырка тасмалары белән кызларның йөрәгенә ут кабызмакчы иде! М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә