БЕСЕ’ДКА и. рус Бакчада ял итеп утырыр өчен ясалган, түбәсе ябулы җиңел корылма; күшәк; айван. Кичләрен Рушан белән үги әтисе уллары үзбәкчәләтеп ясап куйган айванда – урысча әйтсәк, беседкада утыргалыйлар... Р.Мирхәйдәров. Ашыкмыйча гына бакчага барып җиттек, өебез дә, аерым-аерым кукраешып торган кухнябыз да, беседкабыз да тыныч кына торалар, алмагачларга да куяннар зыян салмаган. К.Миңлебаев. Бичара Овсеюк, беседкага утырып, кулларын каната-каната, ярты көн буе якорь җәпләкәсен кайрады. М.Мәһдиев. Иртән йокыдан торып ашагач, шушы аулак беседкага төшеп утыра. Тәмуг чәчәге |